news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының финалына чыгу мөмкинлеген югалтты

“УНИКС”, ярымфинал этабында дүрт уенның өчесендә җиңелеп, сезонны тәмамлады.

Казан баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының финалына чыгу мөмкинлеген югалтты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 29 майда Казанның “УНИКС” баскетболчылары Мәскәү өлкәсенең “Химки” командасына җиңелде. Әлеге уен ВТБ бердәм лигасының ярымфинал этабы кысаларында узды. “УНИКС”, ярымфиналның дүрт уенның өчесендә җиңелеп, әлеге ярыштан төшеп калды, алар өчен сезон тәмамланды. Матч Мәскәү өлкәсендә узды.

“УНИКС”, чирекфиналда Таллинның “Калев” командасын өч уенның өчесендә дә җиңеп, ярымфинал этабына узган иде. “УНИКС” ярымфиналның беренче уенында гына 96:91 исәбе белән җиңү яулый алды.

Икенче уен исәбе – 98:103, өченче уенда “Химки” 91:64 исәбе белән отты. Дүртенче уенда да “УНИКС” җиңелде һәм финалга чыгу мөмкинлеген югалтты.

Беренче чиректә “УНИКС” 4 очкога алга чыкты – 23:27.
Икенче чиректә дә “УНИКС” алда барды – 44:49.
Өченче чиректә исәп тигезләнде – 67:67.
Дүртенче чиректә һәм гомуми исәп буенча “Химки” җиңде – 92:91. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100