news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан баскетболчылары Литвадан җиңү алып кайта

“УНИКС” баскетбол командасы “Ритас”ны 81:87 исәбе белән җиңде.

Казан баскетболчылары Литвадан җиңү алып кайта
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Еврокубок кысаларында Вильнюсның “Ритас” командасына каршы уйнады. Казан баскетболчылары җиңү яулады. Уен Литва башкаласы Вильнюс шәһәрендә узды.

Беренче чирек исәбе – 18:18.

Икенче чирек – 43:35. “Ритас” командасы өстенлекне алды.

Өченче чиректә Казан баскетболчылары бер очкога өстенлек алды – 58:59.

Дүртенче чирек “УНИКС” командасы файдасына 81:87 исәбе белән төгәлләнде.

Шулай итеп, бу уенда Казанның “УНИКС” баскетбол командасы җиңде.

Киләсе уенны “УНИКС” Казанда “Нижний Новгород” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 17 ноябрь “Баскет-холл”да узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100