news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан баскетболчылары 95:92 исәбе белән җиңүгә ирештеләр

Казанның “УНИКС”ы Красноярскиның “Енисей” командасыннан өстенрәк чыкты.

Казан баскетболчылары 95:92 исәбе белән җиңүгә ирештеләр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы, Красноярскиның “Енисей” командасына каршы уйнап, җиңүгә иреште. Уен Казанда “Баскет-Холл”да узды.

Беренче чирек исәбе “Енисей” файдасына булды – 16:23.

Икенче чиректә дә “Енисей” өстенлекне алды – 40:43.

Өченче чиректә Казан баскетболчылары 6 очкога алга чыга алдылар – 65:59.

Дүртенче чирек “УНИКС” командасы файдасына 95:92 исәбе белән төгәлләнде.

Шулай итеп, бу уенда Казанның “УНИКС” баскетбол командасы җиңде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100