Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан баскетбол лигасы татар телен яклап чыккан
Лиганың 7 нче тур уеннары вакытында татар җырлары гына яңгыраячак.
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Үз тамырларыңны онытма!” КазБас: баскетбол һәм стритбол лигасының татар телен яклап игълан иткән акцияләренең шигаре шундый. Бу хакта акциянең оештыручылары лиганың социаль челтәрдәге рәсми төркемдә хәбәр итә.
“Үз тамырларыңны онытма! Татар телен яклау билгесе буларак, лигадагы 7 нче тур уеннары вакытында барлык музыка фәкать татар телендә яңгыраячак. Әйдә, уйныйбыз!” – диелә хәбәрдә.
Рәсми төркемдә моның өчен социаль челтәрдән кулланучылар шәрехләр рәвешендә үзләренә ошаган татар җырларын тәкъдим итә дә башлаган инде. Алар арасында “Туган як”, “Эх, алмагачлары”, “Мин сине яратам” һәм башка дистәләгән популяр җырлар бар.
КазБас лигасының 7 нче тур уеннары 2 һәм 3 декабрь көннәрендә “КАИ-Олимп” һәм “Акимбо” комплексларында уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз