news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Башкарма комитетының бүлек башлыгы Илнур Шакиров 53 яшендә вафат булган

Казан Башкарма комитетының бүлек башлыгы Илнур Шакиров 53 яшендә вафат булган
Фото: kzn.ru

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров 53 яшендә вафат булган.

«Чын профессионал һәм талантлы җитәкче Илнур Гаптелнасыйрович Казан башкарма хакимияте органнарында нәтиҗәле эшчәнлек вакытында шәһәребез үсешенә зур өлеш кертте.

Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында ул яшьләр белән эшне оста төзеп, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, яшүсмерләр клублары челтәрен һәм шәһәр читендәге балалар лагерьларын үстерүгә ярдәм итте. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә торак массивларның тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кураторлык итте.

Соңгы 10 елда Илнур Гаптелнасыйрович иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итүнең мөһим юнәлешен координацияләде. Аның тактиклыгы һәм кешеләр белән уртак тел табу осталыгы – демократик җәмгыятьтәге сәяси партияләр вәкилләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга, ә күп гасырлык рухи мирасны хөрмәт итү Татарстан башкаласында этноконфессиональ татулыкны саклау хакына төрле диннәр арасында нәтиҗәле диалогны саклауга ярдәм итте», – диелә шәһәр администрациясенең кайгы уртаклашу хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot