news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Башкарма комитеты: «Батыр» үзәгендә хәрби контрактны бер көндә төзеп була

Казанның Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итә торган «Батыр» үзәгенең эше турында сөйләде.

"Безнең максат геройларыбыз өчен конракт төзү процессын уңайлы итү иде. Без бу процессска анализ ясадык, ул чыннан да гади генә түгел иде. Документларны җыю өчен генә дә бер атнадан бер айга кадәр вакыт кирәк иде. Бу процессны уңайлы узу өчен «Батыр» үзәген булдырдык», - дип сөйләде ул «ВСЕ СВОИ» телемарафонында.

Аның сүзләренчә, гражданинга паспортын гына алып килергә кирәк. Документлар җыюны үзәк үз өстенә ала. Медицина тикшерүен дә якында гына узып була.

«Якында гына 16нчы шәһәр хастаханәсе урнашкан. Без «яшел коридор» булдырдык. Шәфкать туташлары аларга ярдәм итә. «Батыр» үзәгендә документлар тутыру 1,5 сәгать алса, медицина тикшерүе бер сәгатьтә уза. Көн дәвамында контракт төзү - гадәти практика. Машиналар үзәк янында тора", - дип сөйләде ул.

Җитәкче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелүен әйтте. Ул ярдәм күрсәтү штабының бик тиз барлыкка килүен дә искә алды.

"Казанда әзерлек зур иде. Бездә «Игелекле Казан» фонды, психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре бар иде. Без гаиләләргә ярдәм күрсәтү штабын бик тиз булдыра алдык", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100