news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Башкарма комитеты: Юллар бик яхшы чистартылмаган дигән тәэсир кала

Шәһәр урамнары бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелде.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Юлларда «бөкеләр» хасил булуына юл куймас өчен, Казан урамнарын кардан арындырырга бөтен техника да чыкмады, дип хәбәр итте бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

«Кичә Казанда буран башланды һәм барлык юл хезмәтләре дә урамнарны кардан арындырырга чыкты. Кар иртәнгә кадәр яуганлыктан, юллар бик яхшы чистартылмаган дигән тәэсир кала. Чынлыкта алар бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелде. Хәзер шәһәрдә «бөкеләр» тудырмыйча гына урамнарны кардан арындырырга кирәк», - диде Куляжев.

Шәһәр урамнары бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелде, хәзер тротуарлар, тукталыш мәйданчыкларын кардан чистарталар, дип искәртте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot