Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Башкарма комитеты: Шәһәр җылылык бирү сезоны башлануга 99 процентка әзер
Казан Башкарма комитетының ТКХ комитетында җылылык булмау буенча халыктан шикаятьләр һәм гаризалар кабул итү өчен кайнар линияләр эшләячәк.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанның барлык социаль объектлары һәм йортларның 99 проценты ягып җылыту сезоны башына әзер. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казанда социаль өлкәдәге барлык 783 объект һәм үзәк җылылык белән тәэмин ителгән 5270 күп фатирлы торак йорт җылыту сезоны башлануга әзер. Барлык алты эре җылылык чыганагы, шул исәптән ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм ТЭЦ-3, «Савионово»,«Горки»,«Азино» эре котельнялары, шулай ук «Казэнерго» АҖнең 137 котельные һәм 50 ведомство котельные эшли башларга әзер», — диелә хәбәрдә.
Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында җылылык булмау буенча халыктан шикаятьләр һәм гаризалар кабул итү өчен кайнар линияләр эшләячәк. Телефон номерлары Казан мэриясе порталында басылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз