Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Рөстәм Гафаров билгеләнә
Рөстәм Гафаров 2010 елдан башлап Совет районы хакимияте башлыгы булып эшли.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәренең Совет районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Рөстәм Гафаровны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның беренче урынбасары итеп билгеләячәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га Казан мэриясендәге шәхси чыганак хәбәр итте.
- Рөстәм Гафаров Казанда туган. Казан химия-технология институтын “инженер-механик” белгечлеге буенча тәмамлаган. Казан сөт комбинатында компрессор цехы җитәкчесе, “ИТ-проект” предприятиесендә ремонт-монтажлау участогы җитәкчесе, “Кипер” коммерцияле төзелеш фирмасы директоры булып эшләгән.
Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы хакимиятендә Торак-коммуналь хуҗалыгы, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеген җитәкли һәм хакимият җитәкчесенең беренче урынбасары була.
Рөстәм Гафаров Совет районы хакимияте башлыгы булып 2010 елдан эшли.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз