Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан башкарма комитеты: 2017 елда шәһәр халкы 12 мең кешегә арта
Алдагы өч елда Татарстан башкаласында яшәүчеләр 31,9 мең кешегә артачак, дип фаразлый Казан хакимияте.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). 2017 елда Казанда шәһәр халкы 12 мең кешегә арта. Бу хакта бүген XXII Казан шәһәр думасы утырышында Казан башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов җиткерде.
Ел башында шәһәр халкы 1,23 миллион кешедән бераз гына артык иде, дип билгеләп үтте спикер. Казан башкарма комитеты фаразлары буенча, алдагы өч елда Татарстан башкаласында яшәүчеләр саны 31,9 мең кешегә артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз