Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Казан” банкы Түбән Камада үзенең яңа филиалын ачты
“Казан” банкы Түбән Камада үзенең яңа филиалын ачты
(Түбән Кама, 26 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). “Казан” банкы төбәкләрдә үз экспансиясен башлады. Бу юнәлештә Түбән Кама тәүге карлыгач булды. Муниципаль финанс учреждениесе шәһәрдә үзенең филиалын ачты. “Казан” банкы Түбән Камадагы кече һәм урта бизнеска һәръяклап ярдәм күрсәтү, шулай ук эре проектларны финанслауны үзенә төп бурыч итеп куя.
Моннан тыш, халыкка стандарт хезмәтләр дә (автокредитлар, физик затларга хезмәт күрсәтү, кертемнәр кабул итү һәм башкалар) тәкъдим ителәчәк. “Казан” банкы Түбән Камадагы үз эшчәнлеген хәйрия белән башлап җибәрде. Күп балалы биш гаилә аның беренче клиентлары булды. Аларның һәркайсының счетына 10ар мең сум акча күчерелде. Моннан тыш, банкирлар шәһәр балалар йортына – ноутбук, ә 66нчы коррекция балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә уен бүлмәсе бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз