news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан балеты солисты “Бию рухы” премиясенә лаек булды

“Яңа йолдыз” номинациясендә приз Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Коя Окавага бирелгән.

Казан балеты солисты “Бию рухы” премиясенә лаек булды
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 30 апрельдә К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү Музыка академия театрында “Балет” журналы тарафыннан үткәрелә торган “Бию рухы” премиясен тапшыру тантанасы булды. “Яңа йолдыз” номинациясендә приз Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Коя Окавага бирелде, дип Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы, традиция буенча, гала-концерт форматында узган. Коя Окава һәм Мидори Тэрада “Талисман” балетыннан па-де-де башкарды (Р.Дриго муз, М.Петипа хор). Быелгы лауреатларның тагын берсе - балетмейстер Александр Полубенцев, ул Казанда “Дама с камелиями” һәм “Carmina Burana, или Колесо Фортуны” спектакльләрен куйган. Аның хөрмәтенә гала-концертта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры примасы Кристина Андреева һәм Астана биючесе Нурлан Канетов “Дама с камелиями” балетыннан өзек башкарды, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Балет” журналы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан 1994 елда гамәлгә куелган “Бию рухы” премиясе илнең бию сәнгатен үсешенә өлеш керткән мәдәният эшлеклеләренә бирелә. Төрле елларда аңа Ольга Лепешинская, Марина Семенова, Юрий Григорович, Майя Плисецкая, Владимир Васильев, Ульяна Лопаткина, Николай Цискаридзе, Светлана Захарова, Диана Вишнёва, Наталья Осипова, Иван Васильев һәм башка күренекле шәхесләр лаек булган.

Казанга биюче сынын инде 7нче тапкыр алып кайталар: үз вакытында аңа Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Р.Мөхәммәтҗанов, балетның сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев, театрның экс-премьеры Нурлан Канетов, труппаның әйдәп баручы солистлары Кристина Андреева и Михаил Тимаев лаек булган. Әлеге бүләк Казан хореография училищесының сәнгать җитәкчесе Нинель Юлтыевага да бирелгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100