news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан балаларының фантастик китапларын Россия Фәннәр академиясе галимнәре югары бәяләгән

Казан балаларының фантастик китапларын Россия Фәннәр академиясе галимнәре югары бәяләгән
фото: Розалина Мусабирова

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе Татарстан делегациясе составында Новосибирск академшәһәрчегенә уздырылган Фән һәм мәдәният көннәрендә катнашкан.

«Республика балалар китапханәсенең «Яшь авторлар дебюты» проекты һәм катнашучыларның авторлык китаплары зур кызыксыну тудырды. Әлеге проектта катнашучы балалар киләчәк турында үз күзаллауларын тасвирлап һәм шуны рәсемгә дә төшерделәр», - дип хәбәр итә Китапханә вәкиле буларак делегация составында барган дизайнер, проект авторы Розалина Мусабирова.

Китапханә әлеге прокт нәтиҗәләре булган китапларны үз экспозициясендә тәкъдим иткән. Күргәзмәгә шулай ук 100 елдан артык сакланган егермеләп ретро-китап, фән һәм уйлап табулар турында балалар аудиториясе өчен адресланган китаплар куелган.

«Балалар үз фантазияләрен формалаштырыр алдыннан КФУның Физика институты һәм Фәннәр академиясе галимнәре белән аралаштылар. Соңыннан китапханәчеләр белән бергә үз күзаллауларын фантастик әсәр форматына китерделәр. Балаларга Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары да булышты», - ди Розалина Мусабирова.

«Яшь фантастларның китаплары фантастик уңыш казанды. Россия Фәннәр академиясенең танылган академиклары алар белән танышып, автографлар калдырды. Балалар хәзер РАН академигы Ренад Сәгъдиев, ТР Фәннәр академиясе Президенты Рифкат Миңнеханов һәм башка зур галимнәрнең автографлары белән горурлана ала», - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100