news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан балаларының фильмнары гомумроссия бәйгесендә җиңде

Мәскәүдә "Экология елы" кысаларындагы “Кеше һәм Биосфера” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Казан балаларының фильмнары “Кеше һәм Биосфера” гомумроссия конкурсында җиңде. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәскәүдә Россиядә игълан ителгән "Экология елы" кысаларындагы “Кеше һәм Биосфера” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бәйгене С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты оештырды. Конкурска экологиягә багышланган кыска фильмнар (документаль, уен, анимация, мультимедиа-проектлар), шулай ук фотографияләр, рәсемнәр һәм компьютер графикалары тәкъдим ителгән иде.

Казанның “Черное и белое” кино мәктәбеннән Алена Кручинан “Кышкы шигырьләр” фильмы белән “Документаль фильм” категориясендә җиңде. “Анимацион фильм” категориясендә Амалия Гарипова, Алена Кручинина һәм Булат Мәүликиевның “Карабүрек” фильмы билгеләп үтелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot