Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан балаларына ералашчы Борис Грачевский белән очрашу, киностудиядә булу мөмкинлеге бирелә
Кино “җене” кагылганнар исә гыйнвар ахырына кадәр сайлап алу туры узарга тиеш була
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россиянең нибары 4 шәһәренең генә мәктәп балаларына “Ералаш” балалар юмористик киножурналы авторы, “Останкино” Балалар академиясе сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм сценарийчы Борис Грачевскийда кунакта булу мөмкинлеге бирелә һәм андый калаларның берсе – Казан.
Ни өчен шундый зур илнең бу юлы фәкать 4 шәһәре балалары сайлана, чөнки “Ералаш” белән лицензияле килешү нигезендә Казан, Екатеринбург, Төмән шәһәрләрендә Йолдызлар студиясе (Студия звезд) һәм Чиләбедә “Ералаш” остаханәсе эшли, димәк, сайлап алу чаралары шуларда уздырыла, дип аңлатты Татарстан башкаласындагы студия вәкиле Елена Малышева. 2010 елга кадәр киножурнал материаллары Мәскәүдә генә төшерелсә, хәзер инде аның офыклары киңәйтелгән. Шул рәвешле, 30 елдан артык элек экраннарга чыккан һәм россиялеләрнең берничә буын вәкиле яратып өлгергән шаян сюжетлы киножурналда “ялтырап алу” мөмкинлеге арткан.
Казан Йолдызлар студиясеннән хәбәр итүләренчә, оештыручылар хәзерге вакытта актерлык сәләте булган 5 яшьтән алып 20 яшькә кадәр булганнар арасыннан нибары 2сен сайлап алу эше белән мәшгуль. “Шушы 2 вәкил Мәскәүгә, Борис Грачевскийның үзе белән очрашу, “Ералаш”ның сюжетлар төшерү мәйданчыгында булу, Горький исемендәге киностудиягә оештырылачак экскурсиядә катнашу өчен сәфәр чыгачак. Шулай ук Б.Грачевский үзенең кабинетында яшь буын белән иркенләп аралашырга, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен бирергә ниятли, тагын аларның актерлык сәләтләрен тикшереп карауны күздә тота. Әлеге очрашудан соң кайсыларына бәхет елмаясын алдан әйтеп булмый, шулай да, кем белә...” – ди студия вәкиле Людмила Елисеева.
Мәскәүгә барып Б.Грачевский белән очрашырга хыялланган, кино “җене” кагылганнар исә гыйнвар ахырына кадәр сайлап алу туры узарга тиеш була. Анда кастинг-директор аларга актерлык таланты һәм сәхнә сөйләменә бәйле бурыч-максатлар куя. Нәтиҗәдә, йөзләгән кеше арасыннан бер конкурсантны җирле кастинг-директор кастинг нигезендә сайлап ала, тагын берсе “Поколение.ru” җирле юмористик проекты кысаларында төшерелгән сюжетлар нигезендә сайлана.
Болар хакында тулырак мәгълүмат Йолдызлар студиясендә (Казан, Кави Нәҗми ур., 5) 2495009; 2495306; 2921424 телефоннары буенча бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз