Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Балалар тимер юлы яңа сезонга әзерләнә
Кече магистраль быел казанлылар һәм башкала кунакларын 1 июньнән кабул итә башлаячак
(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Казан Балалар тимер юлы яңа сезонны ачып җибәрергә әзерләнә. Кече магистраль быел казанлылар һәм башкала кунакларын 1 июньнән кабул итә башлаячак. Магистральнең инфраструктурасы комиссия тикшерүен узган инде. Юдино локомотив депосы хезмәткәрләре тепловозларны һәм вагоннарны, электромеханиклар сигнализация һәм элемтә җиһазларын тикшергән. Юлчылар, үз чиратында, кышкы чорда магистральдә барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерү белән шөгыльләнгән.
Шул рәвешле, Балалар тимер юлы коллективы бүген бөтен көчен җәйге сезонга әзерлек һәм профильле лагерь ачылышына юнәлдергән. 2009/2010 уку елында Казан Балалар тимер юлында 649 яшь тимерюлчы белем һәм күнекмәләр алып, 749 бала һәм үсмер “Яшь тимерюлчы”, “Техник иҗат”, “Сәхнә иҗаты” түгәрәкләрендә шөгыльләнгән. Бу хакта Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз