news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан балалар белән җәйге сәяхәт өчен популяр шәһәрләр исемлегенә эләккән

Туристлар Казанда балалар белән җәйге сәяхәт өчен торакка дүрт көнгә бронь ясаганнар һәм уртача һәр көнне 2900 сум түләгәннәр.

Казан балалар белән җәйге сәяхәт өчен популяр шәһәрләр исемлегенә эләккән
Михаил Захаров

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы россиялеләрнең балалар белән җәйге сәяхәт рейтингында өченче урынны алган. Бу хакта Tvil.ru Россиянең торакны броньлау сервисы хәбәр итә.

Туристлар Казанда балалар белән җәйге сәяхәт өчен торакка дүрт көнгә бронь ясаганнар һәм уртача һәр көнне 2900 сум түләгәннәр. Ял итү өчен Краснодар азрак чыгымлы (2 мең), ә барыннан да кыйммәте Мәскәү (3,3 мең сум) булган.

Популяр туристик юнәлешләр исемлегендә беренче урында Мәскәү, икенчедә Санкт-Петербург тора. Дүтенче урынны Калининград, бишенчене – Петразаводск яулаган. Икенче бишлектә Ярославль, Краснодар, Ростов-Дон, Воронеж һәм Сергиев Посад шәһәрләре тора.

  • Рейтинг быел 1 июньнән 31 августка кадәр кунакханәләрне броньлау буенча төзелгән. Анда курорт шәһәрләр кермәгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100