news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан балалар белән ял итү өчен уңайлы шәһәрләр исемлегенә кертелгән

Сораштыруда катнашучылар гаилә белән ял итү өчен иң популяр шәһәр Кырым дип уйлый.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казан балалар белән ял итү урыннары ТОП-5 нә кертелгән. Сораштыруларны Tvil.ru сервисы аналитиклары үткәргән.

Сораштыруларда катнашучыларның 51 проценты гаилә белән ял итү өчен Кырым шәһәре кулай дип уйлый. Ә 32 процент кеше Краснодар крае курортларын сайлаган.

Казан, Карелия, Калининград өлкәсе курортлары популярлык буенча өченче урынны бүлешәләр, алар өчен респондетларның 4 әр проценты тавыш биргән.

Иң яхшылар унлыгына Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Ставрополье кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100