news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан балалар белән сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә кергән

Туристлар Казанга ял итәргә уртача алганда 2-3 көнгә килә һәм кунакханәгә тәүлегенә 2,6 мең сум акча сарыф итә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы сентябрь башында балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингында өченче баскычта урнашкан. Бу хакта Россиянең Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Туристлар Казанга ял итәргә уртача алганда 2-3 көнгә килә һәм кунакханәгә тәүлегенә 2,6 мең сум акча сарыф итә.

Исемлектә Санкт-Петербург – беренче, Мәскәү икенче урынны алган. Екатеринбург – дүртенче баскычта урнашкан.

«Бәрхет сезоны»нда Россиянең иң популяр курортлары бишлегенә Анапа, Евпатория, Ейск, Феодосия һәм Геленджик кергән.

Рейтинг 1-30 сентябрь көннәрендә балалар белән яшәү өчен кунакханәләр һәм апартаментларны броньлау мәгълүматларына таянып төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot