news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан балалар бакчасы мөдире ата-аналардан законсыз төстә “иганәчелек ярдәме” алган

Прокурорлар оешма җитәкчесе үз теләге белән эш итүен ачыклаган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның бер балалар бакчасы мөдире ата-аналардан законсыз төстә “иганәчелек ярдәме” алган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Шәһәрнең Совет районы прокуратурасы, килгән аудиоязманы алгач, мәктәпкәчә мәгариф оешмасын тикшергән.

Анда ата-аналарның балалар бакчасы мөдире белән чыгарылыш кичәсендә фотога төшерү хезмәтләре күрсәтү турында әңгәмә язылган. Мөдир иганәче ярдәме сыйфатында балалар бакчасында фотограф хезмәте бәясеннән 20 процентка күбрәк түләү каралганын әйтә.

Бакча мөдире прокурорга әңгәмәдәшенә ялгыш әйтүен раслаган. Чынлыкта исә бу аның шәхси инициативасы булган.

Прокурорлар хокук бозуны бетерү өчен район мәгариф бүлеге җитәкчесенә хат язган, хәзер аны карыйлар.

Моннан тыш, тикшерү материалларын бакча мөдире гамәлләренә җинаять-хокукый бәя бирү өчен тикшерү органнарына юнәлдергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100