news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан бәйрәмнәрдә пассажирларның популяр юнәлешләр исемлегенә кергән

Яңа ел каникуллары вакытында ерак араларга йөрүче поездлар 4,2 млн пассажирга хезмәт күрсәткән.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Казанга тимер юл рейслары яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында пассажирларның популяр юнәлешләр исемлегенә кергән. Бу хакта Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә Мәскәүдән Санкт-Петербургка, Казан, Петрозаводск, Мурманск, Ижевск, Адлер, Самара, Пенза, Уфага рейслар пассажирлар арасында аеруча популяр юнәлешләрдән булган. Төньяк башкаладан пассажирларның популяр юнәлешләре арасында Мәскәү, Казан, Воронеж, Брянск, Саратов, Волгоград, Архангельск, Курск, Псков булды», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ерак араларга йөргән поездларда Россия буенча 4,2 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 2,4 процентка артык.

Яңа ел бәйрәмнәренә барлыгы 6 мең 381 пассажир поезды билгеләнгән, шул исәптән 1 мең 343 рейс өстәмә рәвештә кертелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot