Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан бәйрәмен оештыручы режиссер тарихчылар белән киңәште
Казан бәйрәмен оештыручы режиссер тарихчылар белән киңәште
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Казанның 1000 еллыгы бәйрәмен оештыру тамашасының режиссеры Михаил Альтмарк Тарих институты директоры урынбасары Рамил Хәйретдинов белән Казанның тарихын чагылдырган күренешләр буенча киңәшләште.
Әлеге бәйрәмдә Татарстан башкаласының төп тарихи этаплары чагылачак. Олы бәйрәм чараларын оештыру буенча тәҗрибәле режиссер тарих белгечләре белән сөйләшүдән бик канәгать булып китте. Михаил Альтмарк әлеге зур бәйрәмне оештыруда катнашу өчен Израильдән махсус килгән. Ул анда инде алты ел яши икән. Аның сүзләренә караганда, Казандагы иң зур бәйрәм чараларының сценарийларын да заманында ул язган. Әйтик, 30 августтагы Республика көне, Бөтендөнья татар конгрессы, Бауман урамындагы 1 апрель көне, Президент чыршылары, Җиңү бәйрәме, Казан университетының 150 һәм 200 еллыгы һ.б. уздырылган. Ул үзенең бәйрәмнәр оештыру буенча тәҗрибәсен 2000нче елда «Бар кеше өчен дә бәйрәм« («Праздник для всех») дигән китабында да язып чыккан.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре М.Альтмарк КДУның геология факультетында һәм Ленинград мәдәният институтында, Профсоюзларның югары мәдәният мәктәбендә, шулай ук ГИТМИКта белем алган. Казанның 1000 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын оештыруда танылган режиссерга рәссам, халыкара конкурслар лауреаты Вячеслав Бибишев та ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз