Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көненә кушыла
Бушлай консультацияне Татарстан Прокуратурасы җитәкчеләре, адвокатлар, нотариуслар һ.б. белгечләр үткәрә.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза. Бу хакта «Россия юристлар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге хәбәр итә.
Бушлай консультацияне Татарстан Прокуратурасы җитәкчеләре, Федераль суд приставлары хезмәте башлыклары һәм белгечләре, адвокатлар һ.б. үткәрәчәк.
Гражданнар иртәнге 9.00 сәгатьтән башлап ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.
Белгечләрнең эш графигын, телефон һәм адресларны Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге интернет-сайтыннан белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз