news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Бөтендөнья шәһәрләр саммитында бүләкләнде

Бәйгенең жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, Казан - үзенең этник һәм дини төрлелеген хөрмәт итә торган төрле мәдәниятләр шәһәре.

Казан Бөтендөнья шәһәрләр саммитында бүләкләнде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казан шәһәрләрне үстерү өлкәсендәге абруйлы бүләккә – Ли Куан Ю Бөтендөнья шәһәр премиясе кысаларында махсус номинациядә бүләкләнде. Премияне Сингапурда узган VI Бөтендөнья шәһәрләр саммитында тапшырдылар. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, Казан - үзенең этник һәм дини төрлелеген хөрмәт итә торган төрле мәдәниятләр шәһәре ул. Һәм киләчәктә, шәһәрне үстерүдә яхшы планга, бай мираска һәм мәдәнияткә ия булып, «көчле» һәм «үзенчәлекле» калага әверелергә мөмкин.

  • Бөтендөнья шәһәрләр саммиты инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Быел анда бөтен дөньядан шәһәр делегацияләре башлыклары, икътисад һәм инновацияләр өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр, университет җитәкчеләре, БМО вәкилләре җыелды.
  • Соңгы алты елда Ли Куан Ю премиясе Нью-Йорк, Сучжоу һәм Медельин шәһәрләренә тапшырылган. 2018 елда төп премиягә Сеул каласы лаек булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100