news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан бүлегендә “Тимер юл - югары хәвеф зонасы” дигән акция старт алды

Аның максаты - җәйге каникуллар чорында тимер юл транспортында балалар травматизмын кисәтү

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Горький тимер юлының Казан бүлегендә “Тимер юл - югары хәвеф зонасы” дигән акция старт алды. Аның максаты - җәйге каникуллар чорында тимер юл транспортында балалар травматизмын кисәтү.
Әлеге профилактик акция барышында тимер юл хезмәткәрләре транспорт милициясе белән берлектә гражданнарның рөхсәт ителмәгән урыннардан магистральләр аша чыгу урыннарына рейдлар оештырачак, тимер юл станцияләре территорияләрендә рөхсәтсез сәүдә итү очракларын тикшерәчәк. Тимер юл янәшәсендә урнашкан мәктәпләр, балаларның җәйге ял лагерьларында травматизмны кисәтү турында әңгәмәләр алып барылачак, тимер юлларда куркынычсызлык чаралары турында сөйләүче фильмнар күрсәтеләчәк.
Казан бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел Горький магистрале станцияләрендә тимер юллар аша чыгу урыннарында бәхетсезлек очракларына юлыгып 17 балаланың гомере өзелгән. Һәлак булучыларның гомуми саны 191 гә җитә. Ә Горький тимер юлы территориясендә имгәнү һәм тән җәрәхәтләре алучыларның саны 370 тән артык.
Үсмерләрнең электр тогыннан зыян күрү очраклары хокук сакчыларын һәм тимерюлчыларны аеруча борчуга сала. Мәсәлән, Арча станциясендә цемент ташучы составка менгән 16 яшьлек үсмернең электр тогыннан гомере өзелә. Белгечләр кисәтүенчә, төзек булмаган контактлы үткәргечтән 2 м ераклыкта булу да үтерерлек пешү алу өчен җитә. Мондый контактлы үткәргечтә көчәнеш 10 000 В ка җитә. Тимер юлларда контактлы үткәргеч астында туктап торган вагоннар зур хәвеф зонасы дип исәпләнә. Шуңа күрә вагон түбәсенә менүче үсмер үз-үзен газаплы үлемгә хөкем итә булып чыга. Җәйге каникуллар якынлашу уңаеннан, тимерюлчылар бу хакта тагын бер кат кисәтә.


news_right_1
news_right_2
news_bot