news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан бүлегендә эшләгән тимерюлчы-ветераннарның иң өлкәне быел 100 яшен тутыра

ГТЮ Казан бүлегендәге ветераннар оешмасында 36 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 246 тыл хезмәтчәне исәптә тора

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Горький тимер юлы Казан бүлегендәге тимер юл предприятиеләренең ветераннар оешмасында 36 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 246 тыл хезмәтчәне исәптә тора. Тимерюлчы-ветераннарның иң өлкәне быел 100 яшен тутыра. Ул -Николай Николаевич Лукоянов.
Николай Лукоянов озак еллар Юдино вагон депосында тимерче булып хезмәт итә. Предприятие җитәкчелеге юбилярны икеләтә бәйрәм белән котларга өенә барды. Бүгенге көндә Казан бүлеге предприятиеләренең ветераннар оешмасы тимерюлчы ветераннар турында мәгълүматлар җыя, киләчәк буыннарга истәлеккә калдыру өчен стендлар, альбомнар төзи.



autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100