Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан бүлеге тимерьюлчы көненә әзерләнә
Төп бәйрәм чаралары быел да Юдинодагы “Локоматив” стадионында узачак
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Бу якшәмбедә тимерьюлчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Горький тимер юлының Казан бүлегендә төп бәйрәм чаралары традиция буенча Юдинодагы “Локоматив” стадионында узачак.
Бәйрәм программасында тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләү, үзешчән коллективлар чыгышы, спорт ярышлары каралган. Быел “Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре” исеме машинаст Гомәр Гыйльмуллинга биреләчәк, дип хәбәр итә Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте. Гомәр Гыйльмуллин инде 3 дистә ел Казан-Ижевски маршрутында йөрүче пассажир поездларында хезмәт итә.
Казан балалар тимер юлы Тимерьюлчы көненә махсус программа әзерли. Барлык пассажирлар арасында рәсемнәр бәйгесе, башка күңел ачу чаралары оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз