news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан бүлеге проекты ГТЮ ның яшьләр инновация проектлары арасында беренче урын алды

Проект тимер юл участогы видеосурәте белән юлның техник мөмкинлекләрен, контакт челтәрен һ.б. берләштерүче яңа мәгълүмат системасын төзүгә кагыла

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Казан бүлегенең “Видео -бүлек инфраструктурасы моделе” проекты Горький тимер юлының яшьләр инновация проектлары арасында беренче урын алды.

Проект тимер юл участогы видеосурәте белән юлның техник мөмкинлекләрен, контакт челтәрен һ.б. берләштерүче яңа мәгълүмат системасын төзүгә кагыла. Видеомодель инфраструктура торышын анализлау һәм контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы буларак уйланылган. Ул Казан бүлегенә караган һәртөрле тимер юл участогына видеосурәт аша контроль булдыруга хезмәт итәчәк.

Инновация проектлары буенча конкурс нәтиҗәләре ГТЮ ның Түбән Новгородта узган Яшьләр слетында игълан ителгән. Видеороликлар бәйгесендә Казан бүлеге командасы теманы яктыртуга иҗади якын килгәне өчен махсус бүләк алуга да ирешкән.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100