Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Бөек Җиңү көненә әзерләнә: бәйрәмдә төп чаралар 2 урында узачак
6 майда Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Казанның мәктәп укучылары ветераннарга хөрмәт күрсәтә, 8 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт ак
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан Казанда уздырылачак бәйрәмнең төп чаралары Ирек мәйданында һәм Җиңү паркында булачак. Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булганнар истәлегенә республика башкаласында куелган обелисклар, һәйкәлләр янында 9 майга кадәр тантаналы митинглар, рәсем конкурслары, күргәзмәләр, концертлар һ.б. 100дән артык чара үткәрелә, ветераннар өчен ишегалды бәйрәмнәре, концерт-күңел ачулар, хәйрия чаралары оештырыла, район хакимиятләре ветераннар белән очраша, шулай ук 132 мәгариф учреждениесендә булган музейлар укучыларның ветераннар белән очрашу мәйданчыгына әйләнә, шуңа кадәр “Сугышчан батырлык” почмаклары яңартыла.
Шул рәвешле, бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендәге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү бәйрәме чаралары турында аңлатма бирде.
Урынбасар сүзләренчә, Казанда гомер итүче ветераннарга, ә алар бүген 26150гә калган, матур традиция буенча РФ һәм ТР Президентлары, Казан мэры тәбрикнамәләре җибәрелә.
6 майда Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Казанның мәктәп укучылары ветераннарга хөрмәт күрсәтә. Ә 8 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бөтен Татарстаннан ветераннар тантанага җыела.
9 майда иртәнге 8дә исә Арча Кыры һәм Архангел зиратларында соңгы сыену урыны тапкан хәрбиләр каберлекләренә республика һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергәләп, веноклар, чәчәкләр сала. Шуннан 1 генә сәгать соңрак Җиңү паркында ТР һәм Казанның рәсми затлары Мәңгелек ут һәм сугышта парсыз калган Тол хатын-кызлар һәйкәленә гирляндалар, чәчәкләр китерә. Казан хәрби гарнизоны хәрбиләре сәгать 10да Ирек мәйданында парадны башлап җибәрә, көндезге 1дән ТР һәм Казан каласы ансамбльләре, иҗат коллективлары, солистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителә. Җиңү паркында 12дән халык йөрергә-аралашырга чыга, анда тематик мәйданчыклар эшли башлый. Аннары көндезге сәгать 2дә “Җиңү фанфаралары” балалар фестиваленең йомгаклау концерты тынлы оркестр чыгышлары белән башланып китә. Кичке 6дан исә яшьләр өчен концерт мәйданчыгы эшли башлый. Һәм Бөек Җиңүне бәйрәм итү чараларына кичке 10да бәйрәм салюты нокта куя.
Казан мэры шәһәрдә, коммуналь хезмәтләрдән тыш, җәмәгать куркынычсызлыгы, сәламәтлек саклау хезмәтләренең бәйрәм көннәренә әзерлеген барлап, аларга көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләчәген искәртте. Бәйрәм чаралары уздырылган урыннарда сәүдә белән килүчеләргә алкоголь продукция сату тыела, нинди товарлар белән сәүдә итү рөхсәт ителгәнлеге турында исемлекләр таратылды, диелде.
Ветераннар саны, ни үкенеч, кими бара, ә аларга карата игътибар зуррак булырга тиеш, аеруча бу көннәрдә, дип билгеләп үтте И.Метшин һәм социаль яклау хезмәтенә, район хакимияте башлыкларына ветераннарга бәйле мәсьәләләрне мөмкин кадәр уңай һәм олы кеше күңелен китмәслек итеп хәл итәргә тырышырга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз