news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан автоузышчысы Рәхмәтуллин Сочи трассасында җиңүгә иреште

Ул “Туринг-Лайт” классында җиңү яулады

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Сочи автодромы трассасында Sports Racing Technologies командасы әгъзасы Казан автоузышчысы Илдар Рәхмәтуллин “Туринг-Лайт” классында җиңү яулады.
Ул шимбә боҗра ярышларында Россия сериясенең 7 нче этабында команда буенча партнеры Николай Грязинны узып финишка беренче килде. Өченче урынны Sports Racing Technologies командасының тагын бер вәкиле Василий Грязин алды, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.

news_right_1
news_right_2
news_bot