Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан автотранспорты системасы өлешчә үзгәрә
Шәһәр транспортында пассажирлар “агымы”н тикшерү эше оештырыла
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан автотранспорты системасына өлешчә үзгәреш кертелә, аерым алганда, бу шәһәр үзәгендәге К.Маркс урамы буйлап сузылган юлның Батурин урамыннан Курашов урамына кадәрге участогына кагыла. Шушы үзгәрешләр, 2009 елда Казанның транспорт предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерү буенча эш нәтиҗәләре һәм 2010 елга билгеләнгән планнар хакында 7 декабрь көнне 12.30 сәгатьтә Казан шәһәре Башкарма комитетының утырышлар залында башланачак матбугат конференциясендә ачыклык кертеләчәк. Анда, шулай ук, шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар “агымы”н тикшерү эшен оештыру турында да сүз булачак.
Казан шәһәре Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм матбугат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, журналистлар белән очрашуга шәһәр Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Абдулхаков, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Абызов килер дип ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз