Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан автомобильләр сату күләме буенча илдә өченче урынны алды
Соңгы елда Казанда автомобильләр сату күләме 14 процентка арткан.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан соңгы елда сатылган автомобильләр саны буенча беренче өчлеккә керде. Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Автостат» агентлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы елда Казанда автомобильләр сату күләме 14 процентка арткан, бу 21,5 мең яңа машина дигән сүз. Шул рәвешле Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, илдә өченче урынны алды», - диде Габделхаков.
Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1 сентябрьгә Казанда 414 меңнән артык автомобиль теркәлгән. «2014 ел белән чагыштырганда машиналар саны 6 процентка артты, бүгенге көндә 1000 кешегә 333 автомобиль туры килә», - дип өстәде Транспорт комитеты рәисе.
Моңа кадәр Казанның кайбер урамнарында парковка бәясе 100 сумга кадәр артачагы билгеле булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз