news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан автобусларының берсендә кондуктор белән пассажир сугышкан

Казанда автобуста кондуктор белән бер пассажир сугышкан. Аларның сугышуын башка пассажирлар видеога төшергән. Кадрларда егетләрнең транспорт салонында сугышуы күренә. Аларны хатын-кыз аерырга тырышып карый.

Ачыкланганча, пассажир юл өчен түләүдән баш тарткан, тупас сүзләр әйткән һәм кондукторның битенә суккан. Бу хәлгә кондуктор түзмәгән.

Бу факт буенча тикшерү үткәрелгән, кондукторны эштән читләштергәннәр һәм инструктажга җибәргәннәр, дип хәбәр итте Татарстан Автотранспорт преприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100