Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан автомәктәпләрдә уку бәясе буенча беренче бишлеккә кергән
Казан автомәктәптә уку бәясе буенча миллионлы шәһәрләр рейтингында өченче урынны алды. ТР башкаласында машина йөртү таныклыгына уку уртача 36 мең сум тора. Тиешле мәгълүматлар Аvtogai порталында чыкты.
Машина йөртүгә өйрәтүнең иң югары бәясе – Мәскәүдә. Башкала халкы мондый хезмәт өчен уртача 46,5 мең сум түли. Курс бәясе буенча икенче урында - Санкт-Петербург (42 мең).
Рейтингның 4-10 урыннарында шулай ук Новосибирск, Чиләбе, Екатеринбург, Краснодар, Ростов-на-Дону, Түбән Новгород һәм Самара урнашкан. Югарыда санап үтелгән барлык шәһәрләрдә автомкәтәптә уку 36 мең сум тора.
Башка миллионлы шәһәрләрдә дә шундый ук бәяләр, атап әйткәндә, Воронеж, Пермь, Уфа, Красноярск, Омск һәм Волгоградта (барысында да машина йөртүгә өйрәтү курслары 36 мең тора).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз