news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан автоинспекторлары каникуллар чорында рейдларга чыгачак

Рейдлар балаларның юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрү очракларын кисәтү максатында оештырыла.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ") Кышкы каникуллар чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юлларда һәм транспортта иминлеген тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирәчәк, дип хәбәр итәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегендә.

Автоинспекторлар каникуллар башланганчы ук, 12-23 декабрьдә белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча лекцияләр, дәресләр үткәрә.

29 декабрьдә автоинспекторлар “Зебра” рейдына чыгачак. Машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне юл аркылы чыгару кагыйдәләрен үтәвен тикшерәчәк. 6 гыйнварда “Яшь пассажирларның гомерен саклыйк” дигән махсуслаштырылган рейд планлаштырыла. Автомобиль салонында балаларны йөртү кагыйдәләре үтәлүе тикшереләчәк.

Агымдагы ел башыннан Казанда кешеләргә зыян килгән 230 авария булган, аларда 250 бала җәрәхәтләнгән. Еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен инкарь итү һәлакәткә китерә, дип искәртә автоинспекторлар. Юлда йөрүчеләргә, бигрәк тә һава торышы начар булган көннәр киемнәргә ут яктырткыч элементлар тагарга киңәш итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot