news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан автобусында пассажирлар сугышканын видеога төшергәннәр

Исерек ир-атлар компаниясе автобусның берничә тәрәзәсен ваткан.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан автобусында берничә пассажирның сугышуын төшергән видео социаль челтәрләрдә барлыкка килде. 

Шаһитлар сүзләренчә, 46нчы маршрут автобусына исерек ир-атлар компаниясе кергән. Алар башка пассажирлар белән бәхәсләшкән, шуннан соң сугыша башлаганнар.

Сугышучыларны тукталышта төшереп калдырганнар. Әмма алар ачуланып, ташлар бәреп, автобусның берничә тәрәзәсен ваткан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100