Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан автобусларында QR-код аша бәяләмә бирү өчен сервис барлыкка килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда автобус пассажирларыннан кире элемтә алу өчен пилот проект эшли башлады. Бу хакта «2 номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
21 майдан шәһәрнең 100 автобусының салонында QR-код урнаштырылган плакатлар пәйда булды. Алар ярдәмендә пассажирлар тиз һәм уңайлы рәвештә автобуста узган сәфәре турында фикерен калдыра ала.
Сервистан файдалану өчен смартфон камерасын медиаэкрандагы QR-кодка каратырга һәм сылтама буенча «2 номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесенең интернет-кабул итү бүлмәсенә керергә кирәк. Биредә сәфәрнең уңайлылыгын, персоналның әдәплелеген бәяләргә, машина йөртүчегә рәхмәт белдерергә яки штаттан тыш хәл турында хәбәр итәргә мөмкин.
Хәбәр турыдан-туры предприятие җитәкчелегенә килә. Шикаять килгән очракта тикшерү үткәрелә, ә нәтиҗәләр нигезендә мондый инцидентлар кабатланмасын өчен чаралар күрелә. Мөрәҗәгатьтә автобус номеры, сәфәрнең вакыты һәм маршрут юнәлешен күрсәтергә, шулай ук фото һәм видеоматериаллар теркәргә киңәш ителә.
Транспорт предприятиесе вәкилләре сүзләренә караганда, сервис хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм пассажирлар белән тыгызрак элемтә урнаштырырга ярдәм итәчәк. Шундый ук система Мәскәүдә дә гамәлдә. Анда шәһәр халкы 2024 елда 20 меңнән артык бәяләмә юллаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз