news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан автобуслары йөртүчеләренең түбән эш хакы Урта Азиядән килүчеләрне дә җәлеп итми

Казанда автобус шоферларына кытлык 30 процентка җитә.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда автобус шоферларына җитди кытлык күзәтелә. Моның сәбәбе – тармакта хезмәт хакының түбән булуында. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты башлыгы Айдар Габделхаков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Безнең шоферлар мондый түбән эш хакына риза түгел, хәзер валюта курсы аркасында Урта Азиядән дә килми башладылар. Мондый эш хакы аларны да җәлеп итми. Бүгенге көндә автобус шоферларына кытлык 25-30 процентка җитә», - дип искәртте Айдар Габделхаков.

«Муниципаль предприятиеләрнең керемнәре чыгымнар белән тигез, аларда рентабельлелек гомумән юк», - дип сүзен йомгаклады ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot