news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан автобуслары катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

59 яшьлек ир-ат һәм 20 яшьлек егет төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда пассажир автобуслары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Әйтик, кичә иртән 29 нчы автобусның 52 яшьлек йөртүчесе Островский һәм Уң як Болак урамнары чатында светофорның яшел утына юл аша чыгып барган 59 яшьлек ир-атны бәрдерә.

Соңрак 36 нчы автобусны «иярләгән» 23 яшьлек егет, Окольная урамындагы 18 нче йорт каршында кисәк тормозга басу аркасында, салонда 20 яшьлек пассажир егыла. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100