news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан авиация заводында Ту-160М2 стратегик бомбардировщигы тәкъдим ителде

Очкыч 2018 елның февралендә беренче тапкыр һавага күтәреләчәк.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында 10 ел эчендә беренче тапкыр Ту-160М2 стратегик ракета йөрткеченең тәҗрибә үрнәген тәкъдим итү тантанасы булды. Авиация преприятиесе тарихындагы мөһим вакыйга заводның юбилеена туры килде. Быел аңа 90 ел тула.

Ерак авиация командующие Сергей Кобылаш сүзләренчә, очкыч 2018 елның февралендә беренче тапкыр һавага күтәреләчәк. Ә март-апрель айларында аны РФ Кораллы көчләренә тапшыру күздә тотыла.

Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе президенты Юрий Слюсарь Казан авиация заводын яңартуга 40 миллиард сум акча сарыф ителәчәге хакында хәбәр итте. 2025-2027 еллардан соң предприятие ерак авиация перспективалы авиация комплексы самолетларын җитештерүгә күчәргә әзер булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводының шәһәр һәм республика икътисадына сизелерлек өлеш кертүен искәртте. Аның сүзләренчә, 90 нчы елларда предприятиедә килеп туган кыенлыкларны җиңүдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы зур.

«Бүген Казан авиация заводы яңарыш кичерә. Әлеге завод илебезнең оборона сәләтен ныгыту өчен кирәк. Предприятие чәчәк атсын өчен, без аңа һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100