news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казан авиатөзелеш җитештерү берләшмәсендә “Ту-334”не җыячаклар

^Казан авиатөзелеш җитештерү берләшмәсендә “Ту-334”не җыячаклар

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Кичә РФ Премьер-министры Михаил Фрадковның “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиатөзелеш җитештерү берләшмәсе” ФДУПдә “Ту-334” самолетын һәм аның модификацияләрен серияле җитештерүне оештыру турындагы карарга кул кую билгеле булды.

Казан авиазаводында әлеге очкычларны җитештерә башлауга әзерлекне финанслау 2005-2006 елларда Татарстан Республикасы катнашында башкарылачак. Мондый мәгълүматны Россия Хөкүмәте матбугат үзәге таратты. Федераль сәнәгать агентлыгы һәм башка катнашлары булган федераль башкарма хакимият органнары белән Казан авиазаводына самолет һәм аның модификацияләрен серияле җитештерүне оештыру буенча чаралар комплексын эшләп раслау йөкләнгән. Самолетларны чыгару 2007 елда башланырга тиеш.

“Ту-334” лайнеры 102 пассажир сыйдырышлы. Аның крейсер тизлеге – сәгатенә 820 километр һәм очу ераклыгы – 3150 километр. Киләчәктә самолетта “BMW”/“Роллс-Ройс” алман-инглиз консорциумының “BR715” двигателен һәм “Рокуэлл-Коллинз”, “Ханиуэлл” һәм “Эллайд Сигнал” фирмаларының авионикасын куллану мөмкинлеге дә бар. Самолетның бәясе модификациясенә карап, 16,5-18 миллион доллар булачак. Исегезгә төшерәбез, берничә ел дәвамында “Ту-334”нең серияле производствосын урнаштыру өчен берничә кандидатура каралды, ниһаять, очкычларны Казанда җитештерү турындагы карар чын булырга ошаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot