news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан авиация заводы пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүме турында фейкны кире какты

Бүген кайбер Украина телеграм-каналларында Казанның Горбунов исемендәге авиация заводына пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) һөҗүм итүе турында хәбәрләр чыкты.

«Татар-информ»га заводның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, иртән штаттан тыш хәл килеп чыгуы ихтималы турында хәбәрләр белән бәйле кисәтү сиренасы эшләгән. Завод территориясендә бернинди дә хәвеф-хәтәр теркәлмәгән.

«Хезмәткәрләр иминлеген тәэмин итү буенча чаралар үткәрелде. Нәтиҗәдә, барлык хезмәткәрләр эшкә кайтты. Казан авиация заводы штат режимында эшен дәвам итә», - дип билгеләп үттеләр заводның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100