news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан авиация институтының элеккеге ректоры Тимур Алибаевның 33 млн сумлык милкен алдылар

Казан милли тикшеренү техник университеты Казан авиация институтының элеккеге ректоры Тимур Алибаевның гаиләсенең 33 миллион сумлык милкен дәүләт кеременә алганнар. Бу хакта дәгъва белән Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерик, Тимур Алибаев һәм аның хатыны – Федераль казначылыкның ТР идарәсе бүлеге башлыгы Лира Алибаеваның чыгымнары керемнәренә туры килмәгән.

Гаиләнең Казанда өч фатиры һәм Төркиядәге счетларга күчерелгән 24 миллиоң сумнан артык акчасы булган. Милекне яшерү өчен фатирларны Алибаевның хатынының әнисе исеменә рәсмиләштергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot