news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан авиация институтына нигез салучыга һәйкәл ачтылар

Казан авиация институтына нигез салучыга һәйкәл ачтылар
Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

Бүген Әмирхан урамында Казан авиация институты (КАИ) бинасы янында совет математигы һәм механигы Николай Четаевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чара XII Халыкара фәнни Четаев конференциясен ачу кысаларында узды.

«Бүген без бу тормышта бөтен нәрсәне кадерләгән бөек кешегә һәйкәл ачабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Четаевка һәйкәл ачу тантанасында.

Республика вице-премьеры шулай ук Четаев укуларында катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм җыелучыларны КАИга нигез салучыга һәйкәл ачылу белән котлады. Шулай ук ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та котлавын җиткерде.

Николай Четаев (1902-1959) – совет математигы һәм механигы, совет Фәннәр академиясенең мөхби-әгъзасы һәм Ленин премиясе лауреаты. Четаев 1932 елда Казан авиация институтын оештыручыларның берсе һәм 1931 елда Казан дәүләт университетының аэродинамика кафедрасына нигез салучы булып санала.

«Казан авиация институтына нигез салучыга», – дип язылган стеллада. Үз вакытында Николай Четаев КДУ базасында аэродинамика кафедрасын ачкан, шуннан ул авиация институты булган.

Четаев конференциясе 16 июньнән 20 июньгә кадәр уза. Анда Россиядән, ерак һәм якын чит илләрдән 300 гә якын докладчы катнаша. Конференция барышында Лобачевский исемендәге премия лауреаты исеме аталачак, ул 2 елга бер тапкыр бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot