Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан авиаһәлакәтендә һәлак булган 44 кешенең туганнары ДНК анализы өчен кан бирде
Бүген “Боинг 737” бортында очкан кешеләрнең туганнары белән элемтәләрне җайга салуны төгәлләү планлаштырыла
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Казан авиаһәлакәтендә һәлак булган 44 кешенең туганнары генетик анализ өчен кан бирде. Бүген “Боинг 737” бортында очкан кешеләрнең туганнары белән элемтәләрне җайга салуны төгәлләү планлаштырыла, дип белдерде журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.
Һәлак булган тагын 5 кешенең, шул исәптә Бөекбритания гражданкасыннан кан алыначак. Кич Амур өлкәсеннән һәлакәт корбанының туганы киләчәк. Бүгенге көннән башлап һәлак булучыларның сәламәтлекләре какшау сәбәпле, үзләре Медицина төш үзәгенә килә алмаган туганнары янына барып кан алдылар. Белгечләр ике адрес буенча барды инде.
“Барлык туганнар белән дә элемтә урнаштырылган һәм бу эш бүген төгәлләнер дип уйлыйм”, - дип белдерде министр.
Генетик тикшерүләр нәтиҗәләре алыну белән туганнарга хәбәр ителәчәк. ДНК анализы нәтиҗәләре 2-3 атнадан әзер булачак.
Һәлак булган 30 кешенең ДНК үрнәкләрен биргән якыннары республикада яшәүчеләр, калган 14 мәрхүмнең туганнары башка төбәкләрдән килгән. Башка төбәкләрдән килүчеләр “Кристалл” кунакханәсенә урнаштырыла, аларга психологик ярдәм күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз