news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан атышчысын ликвидацияләү буенча махсус операциядән видео барлыкка килде

Атыш вакытында җинаятьче үтерелгән.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Казан атышчысын ликвидацияләү буенча махсус операция үткәрелгән урыннан видео барлыкка килде. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” Казанда Авангард урамының бер йортында 37яшьлек ир-атның ата башлавы турында хәбәр кичке тугызлар тирәсендә кергәнлеген язып чыккан иде. Ир-ат элеккеге хатыны яшеренгән фатирда ау мылтыгыннан ата башлаган. Фатирда атыш вакытында ике өлкән кеше белән өч бала да булган.

Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең тәҗрибәле эше нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләр һәм шаһитлар арасында күпсанлы корбаннар булдыруга юл куелмаган.

Тоткарлау операциясе вакытында ОМОН хезмәткәре, участковый һәм шушы йортта яшәүче бер кеше яраланган.

Соңрак билгеле булганча, алган яралардан ОМОН хезмәткәре вафат булган.

Махсус операция барышында ут ачучы ир-ат юк ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot