news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Атабай юлында «Мерседес» автомобиле янып беткән

Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – транпорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу.

Казан-Атабай юлында «Мерседес» автомобиле янып беткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районы юлында «Мерседес» кроссоверы янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казан – Атабай автоюлының 46нчы чакрымында «Мерседес» автомобиле януы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр матбугат үзәгендә.

«Нармонка» янгын сүндерүчеләре ут капкан чит ил машинасы янына ун минутта килеп җиткән. Алар янгынны тулысынча сүндергән, әмма автомобильне коткарып калу мөмкин булмаган. Ул янып беткән. Машина йөртүчесе зыян күрмәгән.

Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – транпорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу.

news_right_1
news_right_2
news_bot