news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аша “Россия цивилизациянең бөек юлы” узды

Автоэкспедиция яшьләрне берләштерү һәм Россия автосәнәгатенә ярдәм итү өчен оештырыла

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). “Бердәм Россия” партиясе оештырган “Россия цивилизациянең бөек юлы” автоузышында катнашучылар Казанда. Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында экспедиция әгъзалары “Күп милләтлелек шартларында милли бердәмлек” “түгәрәк өстәле”ндә катнашты.
Чарада шулай ук “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Думасы депутатлары Гөлнара Сергееева, Виктория Черкесова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, Дәүләт Советы депутатлары, Казан вице-мэры Людмила Андреева һәм башка рәсми затлар, конфессия вәкилләре һәм НКА башлыклары катнашты.
Автоэкспедициядә катнашучылар 18 шәһәр аша «UAZ Patriot», «UAZ Pickup» һәм «Fiat Ducato» машиналарында 80 меңгә якын километр юл узачак.
Россиянең барлык зур шәһәрләрендә Россия тарихының мөһим вакыйгаларына багышланган семинарлар, студентлар белән очрашулар, акцияләр узачак.
Экспедиция “Бердәм Россия” партиясе, “Соллерс” автоконцерны, “СтэкКом” спутник элемтә операторы һәм “Рус навигация технологияләре” компаниясе ярдәме белән үткәрелә. Автоузышның ГЛОНАСС-мониторингы “АвтоТрекер” системасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан башкаласында “түгәрәк өстәл”дә “Россия цивилизациянең бөек юлы” автоюлында катнашучыларга төрле дин һәм милләт вәкилләренең тату яшәү уникаль моделе турында сөйләделәр. Төрле милләт кешеләренең бер-берсен хөрмәт итеп тату һәм килешеп яшәүләре буенча республика тәҗрибәсе үрнәк булып торырга тиеш, дип белдерде автоэкспедициядә катнашучылар.
Римма Ратникова сүзләренчә, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы шундый мөнәсәбәтләр - республика җитәкчелегенең нигезендә һәркемне хөрмәт итү принцибы булган сәясәт нәтиҗәләре. Ул автоузышта катнашучыларга уңышлар һәм хәерле юл теләде.
Очрашуда Россия халкы тормышы турында сөйләүче махсус канал һәм Милләтләр эшләре министрлыгы булдыру турында сөйләштеләр. Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергееева фикеренчә, министрлык булдыру өчен көчләрне берләштергән очракта гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Соңрак “түгәрәк өстәл” тәмамлангач экспедиция җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты Роберт Шлегель һәм экспедициядә катнашучылар журналистларга “Россия цивилизациянең бөек юлы” автоузышының үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Автоэкспедиция яшьләрне берләштерү һәм Россия автосәнәгатенә ярдәм итү өчен оештырыла. Экспедиция барышын Интернетта күзәтергә мөмкин.
Башкалада яшәүчеләр экспедиция машиналарын Ирек мәйданында Татарстанда чыгарыла торган техника автопарадында күрә ала. Иртәгә автоузышта катнашучылар безнең Ватаныбыз буенча ерак һәм кызыклы юлларын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100