news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан аша Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган автомобильләр ярышы узачак
2000 чакрым озынлыктагы автоярыш Пермь – Ижау – Казан – Түбән Новгород – Киров – Пермь маршруты буенча үтә
Скопировать ссылку
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 12-13 май көннәрендә фашистлар Германиясен Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан аша Пермь крае “Элемтә операторлары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының Икенче автомобильләр ярышы узачак. Автоярыш Пермь – Ижау – Казан – Түбән Новгород – Киров – Пермь маршруты буенча үтә.
Ярышта катнашучы 25 кеше 8 автомобильдә 2000 чакрымнан артык юл үтәр дип көтелә. Алар М.Т.Калашников музеенда булачак, сугышта катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салачак, ветеран-элемтәчеләр белән очрашулар үткәрәчәк.
12 майда кичен автоярышта катнашучылар Казанга Чаллы ягыннан керү юлындагы контроль-үткәрү пунктына килеп җитәчәк. 13 майда алар 9.00 сәгатьтә Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салачак, дип хәбәр итә элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Пермь крае “Элемтә операторлары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының Беренче автомобильләр ярышы 2009 елда радионы уйлап табучы А.С.Поповның тууына 150 ел тулуга багышлап үткәрелгән иде. Ул чагында автоярыш Пермь – Кызыл Тура – Екатеринбург – Пермь маршруты буенча узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2