news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан архитектура-төзелеш университетында Рәшит Шакирҗановның китабы тәкъдим ителде

Казан архитектура-төзелеш университетында Рәшит Шакирҗановның китабы тәкъдим ителде
Китап университетның механика үзәгендә тәкъдим ителде. /КИСИ-КГАСУның матбугат үзәге фотосы

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында (КИСИ-КГАСУ) татар телендә белем бирү эшен актив оештыручыларның берсе булган галим, техник фәннәр кандидаты, 1977-2021 елларда институтның механика кафедрасы доценты Рәшит Шакирҗановның үзе исән чагында язылган китабы тәкъдим ителгән.

Рәшит Шакирҗановның «Татар-информ» архивында сакланган фоторәсемнәренең берсе

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бу монография Рәшит Шакирҗановның 30 ел эчендә (1990-2020 елларда) татар телендә югары белем бирү өлкәсендә туплаган тәҗрибәсен анализлау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максаты белән язылган», – дип хәбәр итә уку йортының матбугат үзәге.

Китап «Туган телне саклау юлында» дип атала. Аның дүрт кисәге автор шөгыльләнгән дүрт өлкәгә карый: татар теле, механика, милли мәгариф һәм журналистика. 5нче кисәге авторның тормыш юлына багышланган.

Китапны механика кафедрасы доценты Фәрит Шакирҗанов тәкъдим иткән. Китап презентациясендә КДАТУ ректоры Рәшит Низамов һәм белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Илфак Вилданов, төрле кафедраларның татарча укытуда катнашкан укытучылары, башка югары уку йортларыннан кунаклар катнашкан.

Рәшит Шакирҗановның якты истәлеген механика кафедрасы мөдире Васил Низамиев, төзелеш материаллары кафедрасы доценты Заһирә Камалова, галим, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллиннар искә алып чыгышлар ясаганнар. КДАТУның татар группасы икенче чыгарылышы студенты, хәзерге көндә фундаментлар кафедрасы доценты Рубис Хәсәнов истәлекләре белән уртаклашкан.

  • Рәшит Әгъләм улы Шакирҗанов татар теле белән фән теле туры килүен алга сөргән фән эшлеклесе. 1975 елдан бирле Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыта. Татар телендә укыту буенча методик кабинет җитәкчесе. Корылмаларның динамикасы, милли мәгариф һәм фәнни-техник терминология буенча гыйльми эшләр авторы. Рәшит Әгъләм улы Шакирҗанов 2021 елның 22 ноябрендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot